Шәһәр инвалидлар оешмасында законнарны аңлаттылар

2023 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Чара башында җәмгыять әгъзаларын якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котладылар. Җиңү көне - илебездә яшәүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, ул һәр гаилә өчен әһәмиятле. Сугыш вакыйгалары турындагы истәлекләр кешеләрнең йөрәкләрендә гасырлар дәвамында сакланачак.

Аннары кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуга күчтеләр. Чара «сорау-җавап» форматында узды. Озакка сузылган әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарның киң спектры колачланды.

Чара ахырында территориаль орган белгече җәмгыять әгъзаларына «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерларын һәм буклетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International