Хуҗалык итүче субъектлар белән закон нормалары һәм сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ташламалар бирү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2023 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында чәчтараш хезмәте күрсәтүче хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-уку үткәрде.

Чара барышында чәчтарашханәләрдә күрсәтелә торган хезмәтләрне көйләүче норматив-хокукый актлар каралды. Кулланучылар өчен мәҗбүри мәгълүмат урнаштыру тәртибе аңлатылды. Чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче персоналга таләпләр, шулай ук хезмәт күрсәтү процессында кулланыла торган материалларга һәм җиһазларга таләпләр каралды.

Шулай ук хуҗалык итүче субъектларга күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләре ачыкланган яки өстәмә хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучының хокуклары аңлатылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чаралар кысаларында чәчтараш хезмәтләренә ташламалар бирүгә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен акцияләр үткәрүгә юнәлдерелгән мәсьәлә каралды.

Чара ахырында Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International