Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова һәм «Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең «Форпост» отряды әгъзалары «Син законнарны беләсеңме?» дип аталган РФ һәм ТР законнары һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен тикшерүгә багышланган викторина оештырдылар.
Укучылар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын кабул итү тарихы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Дәүләтнең төп законнарын белү һәм грамоталы куллану цивилизацияле тормыш нормасы һәм аның сыйфатын арттыру өчен мөһим шарт икәнлеге турында белделәр.
Чара барышында укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Укучылар Куллану культурасының үзенчәлекләре турында белделәр, чөнки һәр көн без барыбыз да сатып алулар ясап яки хезмәтләр алып кулланучылар булып торабыз. Сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибен, техник яктан катлаулы көнкүреш товарларын сату үзенчәлекләрен карадылар. Сатучыга (башкаручыга) карата дәгъваны рәсмиләштерү турында сөйләделәр, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган республика Олимпиадасы белән таныштылар.
Чара барышында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, төрле телләрдә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга гамәлдәге законнарны аңлатучы белешмәлекләр һәм буклетлар тәкъдим ителде.