2023 елның 10 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районы Наласа авылында гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Кабул итүгә килгән кешеләрне, нигездә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый, ягъни, ремонттан соң телевизор яңадан эшләмәсә, нәрсә эшләргә; товарга гарантия срогы турында; интернет аша сатып алынган товарны кире кайтару срогы турында һәм башка күп нәрсәләр. Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килде, аларны алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындырды.
Чарада катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр тапшырылды.
Чара ахырында кабул итүгә килгән гражданнар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар үткәрелде.