Җиһаз сайлау катлаулы эш

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Безнең йортыбыз – ял итү урыны, үзебезнең чагылышыбыз, димәк, андагы һәр әйбер дөрес сайланырга тиеш – безнең фикер йөртү рәвешебезне, тормыш дәрәҗәсен, кызыксынуларның юнәлешен һәм, әлбәттә, шәхси зәвыкларыбызны чагылдырырга тиеш.

Җиһазны ничек сайларга? Бу сорауга җавап бирү җиңел кебек тоела. Хәзер җиһаз кибетләре күп, һәм алар тәкъдим иткән ассортимент шактый киң. Әмма эзләү барышында, кесәдә зур сумма булса да, җиһазны сайлау җиңел түгеллеге ачыклана.

2023 елның 10 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре шәхси эшмәкәрләр һәм җиһазлар сатучы «Тулпар» сәүдә үзәгендәге нокталары сатучылары өчен чара уздырылды.

Эшмәкәрләргә һәм сәүдә нокталарында сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары аңлатылды. Очрашуда катнашучылар кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы күп кенә сораулар бирделәр, белгечләрнең квалификацияле җавапларын алдылар.

Мебель консультантлары үз чиратында җиһаз сайлау буенча тәкъдимнәр бирделәр.

Әлбәттә, җиһаз сыйфатлы булырга тиеш. Гадәттә, мондый зур сатып алуны без күп елларга багышлыйбыз, шуңа күрә, бер атнадан соң ватылган диванны төзәтерлек останы эзләргә теләмибез. Ә уңышсыз сатып алудан килгән кәефне беркем дә «төзәтмәячәк». Димәк, җиһаз өчен гарантия вакыты булырга тиеш. Мебель экологик яктан чиста булырга тиеш, һәм табигый агачтан булмаса да, ким дигәндә куркынычсыз материаллардан эшләнгән булса яхшы.

Мебельнең уңайлысын сайларга кирәк. Шул ук вакытта, ялтырап торган өслекең күплеге күзләрне арыта, интерьерны тынычсыз итә. Мебельне сайлаганда һәм урнаштырганда, сез бүлмә дизайнын көткән кәеф белән эш итә аласыз.

Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре кулланучылар өчен территориаль органның контакт телефоннары белән белешмәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International