Маркетплейсларда онлайн сатып алулар үткәргәндә кулланучылар өчен киңәшләр

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген кулланучылар арасында онлайн маркетплейсларда товарлар сатып алу бик популяр. Әлбәттә, ваклап сату (офлайн) кибетендә товарлар сатып алу белән чагыштырганда, аларның кайбер үзенчәлекләре бар.

Дистанцион сәүдәнең төп үзенчәлеге шунда ки, кулланучының товарны алганчы аның белән танышу мөмкинлеге юк. Товар белән танышу бары тик телевидение, видео-аудио текст, Интернет, каталоглар, почта рассылкалары, реклама белдерүләре кебек коммуникатив чаралар ярдәмендә генә бара. Килешү төзегәндә, сатып алучы да, сатучы да турыдан-туры элемтәгә керми, бер-берсен күрми.

Проблемалы товар сатып алуны булдырмас өчен, заказ формалашкан вакытта товарның тасвирламасы һәм аның характеристикалары, сатып алучыларның фикерләре, видео һәм фотолары белән танышырга, сатучыга конкрет товар буенча детальләрне төгәлләү өчен сораулар бирергә киңәш итәбез (товар карточкасында). Моннан тыш, кайбер маркетплейсларда сатучының ышанычлылыгын һәм аның товарларының сыйфатын чагылдырган сатучы рейтингын карарга мөмкин.

Күп кенә маркетплейслар товарны сатып алыр алдыннан кулланучының товарның кимчелекләрен, әйбернең комплектлылыгы булу-булмавын тикшерү һәм белү мөмкинлеге бар. Әгәр әйберне тикшергәндә җитешсезлекләр, комплектлылык, дөрес булмаган товарны китерү ачыкланса, товар бәясен алдан түләгән очракта да сатып алудан баш тарту, акчаны кире кайтаруны таләп итү хокукы бар.

Мөһим! Товарны товарлар бирү пунктында ук тикшерергә кирәк. Әгәр кулланучы товарда җитешсезлек тапса, товарны кире кайтару проблемаларын булдырмас өчен, фото-видео төшерү, башка сатып алучыларның шаһит күрсәтмәләре ярдәмендә кимчелекне теркәргә кирәк. Җитешсезлек ачыкланган яки комплектация булмау сәбәпле Агрегаторга/сатучыга акчаларны кире кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International