Саба районы Шәмәрдән авыл җирлеге халкы белән очрашу булды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар катнашында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты, интернет аша сатып алынган товарларны кайтару вакыты, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы турында сөйләделәр.

Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International