Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай муниципаль районында комплекслы чара үткәрделәр. Аларның бер максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, аларның хокукый белемнәрен арттыру, шулай ук төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 180 төр продукция буенча бәяләр мониторингы үткәрелде.
Моннан тыш, «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Булгарпиво» ААҖ һәм «Белый Кремль» сыра заводы җитештергән сыраның ваклап сату челтәрендә күрсәтелүе, районның федераль, локаль һәм челтәр булмаган кибетләрендә 24 исемдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде.
Кибетләргә килүчеләр өчен «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы санын, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тарату буенча акция үткәрелде.
Район халкы акциядә актив катнашты, куллану базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлеге алды һәм Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында мәгълүмат алды.
Мондый күчмә чаралар Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен үткәрелә.