Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
Олы яшьтәге кешеләр үз проблемалары белән берүзләре генә калырга тиеш түгел, бу яктан очрашуларга зур роль бирелә, анда ачык диалог барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча өлкән яшьтәге гражданнар очрарга мөмкин булган актуаль проблемалар турында фикер алышырга мөмкин.
Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыруга, хезмәтләрне үтәү срокларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Тыңлаучылар арасында яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәшләр аеруча кызыксыну уятты.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый белемнәрне арттыру максатларында күзаллау һәм мәгълүмати әсбаплар, белешмәлекләр, буклетлар тәкъдим ителде, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.