Кулланучыны алдауочраклары: ул нинди була һәм ничек сакланырга?

2023 елның 16 мае, сишәмбе

«Кулланучыны алдау» терминының билгеләмәсе бар: бу сатып алучының хокукларын бозучы законсыз гамәлләр, аның өчен гаепле кешеләрне административ һәм гражданлык-хокукый җаваплылыкка тартырга мөмкин.

Мондый гамәлләр товарлар сатучы, эшләр башкаручы яки халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда башкарылырга мөмкин. Шулай ук сәүдә өлкәсендә шәхси эшмәкәрләр вазифаи затлар һәм башка хезмәткәрләр (мәсәлән, сатучылар яки кассирлар) тарафыннан кылынырга мөмкин.

Кулланучыны алдау төрләре:

1. Сатып алу-сату килешүе белән билгеләнгәннән кечерәк товарны җибәрү.

2. Сатып алу-сату килешүе белән билгеләнгәннән азрак авырлыктагы яки азрак күләмле товарны җибәрү.

3. Исәп-хисап товарның бәясендә яки маркировкасында күрсәтелгән яки вәкаләтле дәүләт органнары тарафыннан билгеләнгән бәягә карата арттырылган бәя буенча товарны сатып алу-сату килешүендә каралган бәя белән билгеләнгәннән күбрәк сумма алу яки товарны сату. Шулай ук кулланучыдан алынган артык сумманы яшереп калу яки аңа бу сумманың бер өлешен генә кайтару.

4. Товарның куллану үзлекләре яки сыйфаты турында ялгыш фикергә кертү Куллану үзлекләрен күрсәтү турындагы таләпне бозып, товарларны сату, яки тапшыру (эшләр башкару, хезмәт күрсәтү) яки куллану үзлекләре яки продукциянең сыйфаты турында дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтү. Шулай ук монда товар турында мәгълүмат биргәндә кулланучының ышанычын акламавын да кертергә мөмкин.

5. Сатып алу–сату килешүенең башка шартларын бозу: мәсәлән, ялган товарлар сату, чынбарлыкка туры килмәгән җитештерүче ил турында мәгълүмат биреп, товар сату.

Әгәр сезне алдасалар, нәрсә эшләргә?

Алдауга юл куйган сатучыга (җитештерүчегә) язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә. Аерым алганда, алдау китергән зыянны түләтү, ә закон нигезендә билгеләнгән очракларда неустойка түләүне таләп итәргә.

Роспотребнадзор идарәсенә, полициягә, прокуратура органнарына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә. Аны карау, анда әйтелгән фактларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, гаепле кешеләр кулланучыларны алдаган өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Әгәр алдауга юл куйган оешма яки шәхси эшмәкәр таләпләрне үз теләге белән канәгатьләндерүдән баш тартса яки мөрәҗәгатькә җавап бирмәсә, кулланучы үз хокукларын яклау турында судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы (Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 2300-1 номерлы Законының 17 статьясындагы 1 пункты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International