Кулланучылар белеме нигезләре буенча дәрес үткәрдек

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 8-9 сыйныф укучылары өчен Кулланучылар белеме нигезләре буенча дәрес үткәрде.

Аерым игътибар балаларда иң зур кызыксыну уята торган товарлар сатып алу-сату мәсьәләләренә, шулай ук төрле ситуацияләрдә грамоталы куллану тәртибенә бирелә. Теләсә кайсы кулланучы күңелсезлеккә очрарга мөмкин һәм әлеге ситуацияне ничек хәл итәргә мөмкин булуы турында сүз барды. Түбәндәге төшенчәләр аңлатылды: кулланучы, башкаручы, сатучы һәм кулланучыларның төп хокуклары, товарда кимчелекләр барлыкка килгәндә, тиешле сыйфатлы товар алмашканда, товарларда мәгълүмат, яраклылык вакыты, дистанцион сәүдә һ.б. практикадан мисаллар белән аңлатылып барды. Балалар үзләренең уңышсыз сатып алу очраклары турында да сөйләделәр.

Барлык катнашучылар да файдалы брошюралар һәм тематик буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International