Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Әгерҗе муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән куллану, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар үткәрде.
Чаралар барышында, гамәлдәге законнар нигезендә, товар сыйфатсыз булып чыкса, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү вакыты, шулай ук сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру мәсьәләләре аңлатылды. Сатучыларга сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе, аларны сату режимы турында мәгълүмат бирелде.
Катнашучыларны Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 № 2300-1 Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы кагыйдәләре, шулай ук 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Әлеге чараларның максаты - халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемасына юнәлтү генә түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемнәрне дә арттыру.