«Бристоль» кибетендә укыту чарасы уздырылды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Татарстан Республикасы Алексеевск районы Алексеевск бистәсендә «Альбион 2002» ҖЧҖнең «Бристоль» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

Чараның төп максаты - кулланучылар базарында хуҗалык итүче субъектларның хокукый грамоталылыгын һәм социаль җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.

Кибет хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре» карарына аңлатмалар бирелде.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның хокукый механизмнары каралды, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү тәртибе, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында мәгълүмат булу, сатыла торган товарларның яраклылык срокларын күзәтү һәм саклау шартларын үтәү турында таләпләр аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән укыту чараларын үткәрү кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын арттыру, товарларның куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен шартлар тудыра, шуның белән кулланучылар базарында кулланучылар хокукларын бозуларны киметүгә ярдәм итә.

Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International