Яшь буынны кулланучылар базарында билгеле бер тәртип кагыйдәләре белән таныштырырга кирәк. Шул максаттан Арча муниципаль районының Наласа авыл китапханәсендә Арча районының «Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары белән куллану белемнәрен арттыру буенча чара үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде. Чарада китапханәче Гөлчәчәк Сабирҗанова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Хәсәнова катнашты.
Балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп терминнары һәм нормалары белән таныштырдылар. Кулланучыларның хокуклары, шул исәптән сыйфатсыз товар яки хезмәтләр башкаручыга тиешле сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) нәтиҗәсендә, шул исәптән дистанцион сәүдә юлы белән сатучыга нинди таләпләр куя алулары аңлатыла. Кулланучының товарда кимчелекләр барлыкка килгәч һәм сыйфатлы товарны, шул исәптән интернет аша сатып алынганны да, алмаштырганда эш итүенең конкрет алгоритмы аңлатылды. Сәүдә кагыйдәләре һәм аңа кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Укучыларның шәхси куллану тәҗрибәсеннән хәлләр тикшерелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелүче Олимпиада, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән дегустация нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат бирелде.
Чара ахырында уен викторинасы уздырылды. Сорауларга җавап биргәндә укучылар үз фикерләрен белдерделәр, ялгышудан курыкмадылар, ситуацияләрне тикшерүдә актив катнаштылар. Һәрбер ситуацион мәсьәлә буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә аңлатмалар бирелде.
Шулай ук биредә китап күргәзмәсе оештырылган иде. Катнашучылар игътибарына китаплар, кулланучылар хокукларын яклау буенча брошюралар презентациясе тәкъдим ителде, анда кулланучыларга кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.
Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәренә танып белү буенча кызыклы чара һәм «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы логотибы белән бүләкләү призлары өчен рәхмәт белдерделәр.