Мәҗбүри профилактик визит үткәрелде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Профилактик визит - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вазыйфаи заты (инспекторы) тарафыннан контрольдә тотылган затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә формасында яки видео-конференц-элемтәне куллану юлы белән үткәрелә торган профилактик чара. Профилактик визит үткәрү тәртибе һәм вакыты 248-ФЗ номерлы Федераль законның 52 статьясында билгеләнгән.

Профилактик визитлар мәҗбүри һәм мәҗбүри булмаганнарга бүленә.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек башлаучы контрольдә тотылган затларга карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелә.

Бу Саба районының Иске Икшермә авылында урнашкан сәүдә объектында «Авылым» ҖЧҖгә карата Арча территориаль органы хезмәткәрләренең профвизит үткәрүенә сәбәп булды. Бер ел элек оешма бу урында көчле алкогольле продукция сата башлаган. Чара барышында сатучыга әлеге чараның асылы, аның контрольдә тотылган зат өчен дә, гомумән җәмгыять өчен дә файдасы аңлатыла. Алкоголь сатуда очрый торган хокук бозуларның төрләре, аларны башкарган өчен җаваплылык чаралары һәм аларны булдырмау ысуллары санап үтелде. Хуҗалык итүче субъект хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International