ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Форпост «Акыллы кулланучы» дип аталган дәрес үткәрде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Форпост» үзәге директоры белән берлектә «Акыллы кулланучы һәм граждан» дип аталган дәресләр үткәрде. Дәресләр барышында мондый сораулар каралды:

- кем ул кулланучы,

- товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк,

- сыйфатсыз товар сатсалар, нишләргә,

- азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга һәм үз хокукларыңны ничек якларга кирәк.

Шулай ук белгечләр сатып алучының закон таләпләренә туры китереп төрле ситуацияләрдә эш итүенең конкрет мисалларын тикшерделәр.

Еш кына сыйфатсыз товар яки хезмәт сатып алу белән бәйле күңелсез хәлләр безнең үз хокукларыбызны белмәвебез аркасында килеп чыга. Күпләр төрле очракларда дөрес гамәлләр алгоритмын белми. Ә кулланучылар белеме дәресләре укучыларны РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон белән таныштыра, товар этикеткасыннан дөрес файдаланырга өйрәтә һәм актив кулланучылар позициясен формалаштырырга мөмкинлек бирә.

«Форпост » директоры «Стоп коррупция» темасына әңгәмә үткәрде. Балалар «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?» дигән темага фикер алыштылар, коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштылар. Нәтиҗәдә, балалар коррупция – икътисади үсешкә киртә дигән нәтиҗәгә килделәр, һәм аңа каршы көрәшү өчен, беренче чиратта, үзеңнән башларга һәм тирә-юньдәгеләрдән коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк икәнлеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International