Кулланучылар базары өлкәсендә мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә ведомство карамагындагы районнарның хуҗалык итүче субъектлары белән чаралар үткәрә.

Чираттагы шундый чара Чаллы шәһәрендә алкоголь продукциясен ваклап сатучы «Калибри 3» ҖЧҖнең «Калибри» сәүдә объектында уздырылды.

Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турындагы 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләмәләре җиткерелде, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде. Кибет хезмәткәрләре һәм кунаклары кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап алу мөмкинлегенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International