Яңа Чишмә районының күп функцияле үзәгендә консультация өстәле оештырылды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан Яңа Чишмә районы КФҮдә консультация өстәле оештырды.

Гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды.

Мөрәҗәгать итүчеләр азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сәүдәсе өлкәсендә, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатыла.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр алуга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, бәхәсле хәлләр килеп чыкканда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен үзлегеннән кулланырга этәрә.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International