Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова шәхси эшмәкәр А.Р. Нәҗметдинованың «Идеальная пара» кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турында законнар нормасын, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләрен сатучыларга җиткерү.
Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара ахырында кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, файдалы мәгълүмат туплаган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.