Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә консультация сорап түбәнкамалы мөрәҗәгать итте. Түбән Кама кибетләренең берсендә ул Россиядә җитештерелмәгән кечкенә велотренажер сатып ала. Ул тренажер регуляр көндәлек шөгыльләнү өчен яраклы. Сатып алганда товарга ике атна гарантия срогы бирелгән. Ләкин җиде ай узгач, проблема килеп чыга: педальнең беркетүе ватыла. Ул акчаны кире кайтаруны таләп итеп кибеткә мөрәҗәгать итә, ләкин, кызганычка каршы, аны кире кагалар. Кибет җитәкчелеге дөрес эшләдеме, дип кызыксына сатып алучы?
Бүлек белгечләре аңлатканча, гарантия срогы - кулланучы, сатып алынган товарда нинди дә булса кимчелекләр һәм җитешсезлекләр ачыкланганда, сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яки импортерга) товарның сыйфатына карата таләпләр (кире кайтару, алмаштыру, җитешсезлекне түләүсез бетерү, бәяне киметү һ.б.) куя ала торган вакыт. Бу чорда кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерергә тиешләр (РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 5 статьясының б пункты). Гарантия срогын билгеләү - җитештерүче өчен дә, сатучы өчен дә хокук, әмма бурыч түгел. Товарның гарантия срогы тәмамлану гарантия срогы чикләреннән тыш кимчелекләр ачыкланган очракта аны кире кайтару яки алмашу мөмкинлеген һәрвакытта да кире какмый. РФ Законының 19 статьясындагы 5 пункты нигезендә, әгәр кулланучы ачыкланган кимчелекнең сатучы тарафыннан аңа товар тапшырылганчы яки аңа товар сатылганчы барлыкка килгән сәбәпләр аркасында (дефектның характеры турында бәхәс килеп чыккан очракта) барлыкка килгәнен исбатласа, сатучыга яки җитештерүчегә товарның сыйфатына карата дәгъва белдерергә хокуклы. Кулланучы товарның ватылу сәбәбен исбатлый алырмы – монысы икенче сорау.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре белән Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а адресы буенча яки 8 (8555) 36-63-76 телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин.