Еш кына күзәтелә торган гиповитаминоз бертөрле туклану, шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне дөрес кулланмау нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Витаминнарның күп өлеше ризыкларны пешергәндә югала. Ләкин кайбер гади кагыйдәләр моны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
1 нче кагыйдә. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бөтен килеш сакланырга тиеш. Әгәр дә алар киселсә, һава яки су тәэсирендә витаминнар юкка чыгачак.
2 нче кагыйдә. Җылылык белән эшкәрткәндә савыт-сабаны капкач белән каплагыз. Пешергәндә яшелчәләр кайнап торган суга гына төшәргә тиеш, ә аның күләме аз булырга тиеш.
3 нче кагыйдә. Әгәр дә җимеш яки яшелчәләр киселергә тиеш булса, моны алдан эшләп куймагыз, аларны кайнап торган суга салыр алдыннан гына кисегез. Җиләк-җимеш, яшелчәләр ит, балык, кош-корттан әзерләнгән ризыклар янына искиткеч өстәмә. Алар ризыкны тулырак үзләштерүгә ярдәм итә.
Бик мөһим момент: җимеш десерт түгел. Аларны төп ашау алдыннан ашарга кирәк. Бу үзләштерү үзенчәлекләре белән бәйле. Җимешләр һәм җиләкләр эчәклектә үзләштерелә, ашказанында бик кыска вакыт була. Әгәр дә сез моңа кадәр ашаган булсагыз, җимешләр ашказаныгызда «үз чиратын» көтеп кенә торачакларр, ә бу вакытта аларда җимеш процесслары бара, алар продуктның бөтен файдалылыгын минимумга төшерә.
Ашар алдыннан җимешне һәм яшелчәләрне яхшылап юыгыз, чөнки алар җир, тузанлы һава һәм төрле инфекцияләр таратучы бөҗәкләр белән элемтәгә кергән булырга мөмкин.
Тагын бер мөһим шарт: уңышны сез үстермәгән булсагыз, товарны рөхсәт ителгән сәүдә урыннарында гына алыгыз. Юл кырыенда санитар таләпләрне үтәмичә сатыла торган продуктларга, документларсыз сатылучы яшелчә һәм җиләк-җимешләрне урап узыгыз. Чөнки көн дәвамында мондый нокта яныннан йөзләрчә, меңнәрчә автомобильләр уза. Аларның газлары туфракны юл кырыеннан 100 метр ераклыкта сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр белән «баета». Ә хәзер юл буендагы машиналардан сатыла торган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән нәрсә булганын күз алдына китерегез. Иң зур куркыныч - балаларның үсеп килүче организмына кагыла. Килешегез, уйланыр өчен сәбәп бар!