Хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде

2023 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларга һәм сатучы-консультантларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрделәр.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре күтәрелде, бу очракта кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга киңәш ителә, ягъни судка кадәрге тәртиптә.

Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International