Тиешле сыйфатлы лак-буяу продукциясен кире кайтарып буламы?

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре сатып алучылар белән лак-буяу товарларын сатуга багышланган укыту семинары үткәрделәр.

Бина фасадын саклау, тышкы эшләр өчен буяу сатып алу кирәклеге барлыкка килә. Бу объектның нормаль кыяфәтен тәэмин итү өчен генә түгел, ә практик сәбәпләр өчен дә кирәк: фасад буявы – материалны саклый, ул аның хезмәт итү вакытын озайта.

Тышкы эшләр өчен фасад буяуларын сатып алу һәм сайлауда ялгышмас өчен, товарның үзлекләрен яхшылап өйрәнү җитә. Барлык мөһим мәгълүматларны җитештерүчеләр пакетта күрсәтәләр. Моннан тыш, кибеттә консультантлар эшли, алардан барысын да тәфсилләп сорап була.

Товар сайлауның иң тиз һәм ышанычлы юлы - турыдан-туры консультантка мөрәҗәгать итү. Сез нинди проблемаларны чишәргә уйлыйсыз, нинди материаллар кирәк, өслекнең гомуми мәйданы күпме – боларның барысын да сатучыга җиткерергә кирәк.

Сатып алынган буяу кирәк булмаса һәм сез аны кире кайтарырга теләсәгез, нәрсә эшләргә?

Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 маддәсенә ярашлы рәвештә, төсе, күләме, фасоны, комплектлашуы, габаритлары буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы товарны сатып алу вакытыннан алып 14 календарь көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Әмма бу кагыйдәдән искәрмәләр бар. Алар көнкүреш химиясе товарларына караган лак-буяу товарларына да кагыла. Шулай итеп, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренә нигезләнеп, тиешле сыйфатлы лак-буяу товарларын кире кайтарырга һәм алыштырырга мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International