Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш районындагы азык-төлек кибетләрендә профилактик чара үткәрделәр.
«Пятерочка» һәм «Яшлек» кибетләре хезмәткәрләренә һәм җитәкчелегенә Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары аңлатылды.
Хезмәткәрләр һәм кулланучылар белән сыйфатлы хезмәт күрсәтү, сыйфатлы экологик чиста товарлар һәм азык-төлек сайлау турында сөйләштеләр.
Очрашуда катнашучы һәркем кайнар линия телефоны эше турында мәгълүмат белән буклетлар алды: (88552) 71-43-03.