Татар-Янтык авыл җирлегендә кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында

2023 елның 6 июне, сишәмбе

2023 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Татар-Янтык авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга тиешлеге, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында да сүз барды.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп төрле сорауларны аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International