Шәһәр инвалидлар оешмасында законнарны аңлаттылар

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты тарафыннан Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырылды.

Озакка сузылган әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарның киң спектры колачланды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормаларын карау белән беррәттән, катнашучыларның игътибарын «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасына юнәлттеләр.

Чара ахырында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Аерым алганда, кулланучыларның эш башкарганда (хезмәт күрсәткәндә) хокуклары, шул исәптән кулланучының материалыннан (әйбер белән) эш башкарганда кулланучыларның хокуклары җентекләп аңлатылды.

Тыңлаучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы, буклетлар тапшырылды, алар җәмгыять әгъзалары арасында зур ихтыяҗ белән файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International