Кулланучы бер генә таләп куярга хокуклы

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап Чистай шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Берничә көн элек ул сатучыга гарантияле ремонт вакыты кысаларында кесә телефонын тапшырган. Соңрак ул ремонт түгел, ә сатучыдан сыйфатсыз товар өчен акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә карар итә. Әмма аңа акчаны кире кайтарудан баш тарталар.

Кулланучыга РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясы аңлатылды: анда кулланучы товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, үз сайлавы буенча түбәндәгеләрнең берсенә хокуклы дип әйтелә:

- товарны шул ук маркалы товарга (шушы ук модель һәм (яки) артикулга алмаштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркалы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне таләп итәргә;

- товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерүне яки кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләүне таләп итәргә;

- сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.

Сатучының таләпләре буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Закон нигезләмәләрен аңлатудан, шулай ук судларның бу мәсьәләгә карашыннан чыгып, кулланучы үз сайлавы буенча бер генә таләп куярга хокуклы. Икенче таләпне сатучы беренче таләпне вакытында үтәмәгән очракта гына куелырга мөмкин.

Күрсәтелгән сроклар тәмамланмаган очракта, кулланучының таләпләрен берьяклы рәвештә үзгәртүе законлы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International