2023 елның 08 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Шәхси эшмәкәр Сафиуллин Радик Шәрифулла улының (Кукмара районы) сәүдә объекты сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр.
Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү, сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе буенча консультацияләр бирелде.
Алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды.