Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирелде

2023 елның 9 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре потенциалын куллану практикасын киңәйтү максатыннан, 2023 елның 8 июнендә Чистай шәһәренең үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрелде.

Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын аңлаттылар, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү» ярдәмче программасы турында сөйләделәр. Программа чаралары кысаларында эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып кулланучылар белемнәрен арттыру максатыннан халык белән аңлату эшләре алып бару тора.

Кулланучылар белән консультация өстәле вакытында кулланучылар базарындагы бәхәсле хәлләрне карадылар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International