Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, гражданнарның кулланучылар белемен арттыру, кулланучыларны алдау фактларыннан яклау, товар сатканда ялгыш юлга этәрүдән саклау максатыннан, сатып алучыларның иң зәгыйфь категориясе буларак өлкән яшьтәге гражданнарны алдауга юл куймауга юнәлдерелгән аңлату эшләрен дәвам итүне актуаль дип саный.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренең кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Саба муниципаль районында «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә өлкән буын вәкилләре белән очрашуы оештырылды.
Чара кысаларында, очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләре, гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган очракта эш итү алгоритмы, сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алу, үзләрен намуссыз сатучылардан ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Чара барышында файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.