Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар белеменн арттыру максатыннан, Әлки районында шәхси эшмәкәр Э.Н. Капеев кибетендә консультация өстәле үткәрделәр.
Чара барышында сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр. Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турындагы таләпләр аңлатылды.
Моннан тыш, кибет сатучылары белән товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы хәлләрне чишү тәртибе турында фикер алыштылар.
Чара кысаларында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.