Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан «Чәчәкләр» кибете сатучылары өчен укыту семинары үткәрелде.
Хуҗалык итүче субъектка Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен исәпкә алып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы белән көйләнә торган чәчәк продукциясен сату тәртибе аңлатылды.
Чара барышында сатучының функциональ билгеләнеш буенча файдалану һәм эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен кулланучыга сатуда аларның төп куллану үзлекләрен саклап калу максатыннан ботаника, үсемлек белеме, чәчәк белеме, декор һәм колористика нигезләрен белүне исәпкә алып, чәчәкләрне эшкәртү һәм карау буенча чаралар комплексын үтәү буенча бурычлары каралды.
Шулай ук кибет сатучыларына сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү механизмы, сатучының дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында фикер алыштылар.