Профилактик визит тәмамланганнан соң белгеч протокол төземи һәм нинди дә булса штрафлар билгеләми

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрделәр.

2022 елның 10 мартыннан контроль чаралар, шул исәптән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга карата тикшерүләрен үткәрүгә мораторий гамәлдә. «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 елның 248-ФЗ номерлы Федераль законы белән берничә профилактик чаралар билгеләнгән. Мондый чараларның берсе - профилактик визит. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профилактик визит тәмамланганнан соң белгеч протокол төземи һәм нинди дә булса штрафлар билгеләми.

Мондый визитның төп бурычы - эшкуарлык җәмәгатьчелегенең законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү ысуллары турында мәгълүматлылыгын арттыру, киләчәктә мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә алган шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны кисәтү һәм бетерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International