Белгечләр Яр Чаллы шәһәренең «Пятерочка» кибетендә

2023 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Агроторг» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән очраштылар.

Кибет җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары аңлатылды. Белгечләр кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсенә кагылышлы барлык сорауларга да җавап бирде.

Профилактика чарасы барышында белгечләр «Пятерочка» кибете кулланучылары белән дә аралаштылар. Аларга мәгълүмати буклетлар тәкъдим иттеләр:

- «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге»;

- «Сыйфатсыз товар сатылган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты»;

- «Парфюмер-косметик продукцияне маркировкалау».

Теләге булган һәркемгә кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе; конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычлары; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмашу мәсьәләләре буенча консультация бирелде.

Барлык катнашучыларга да кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552) 71-43-03.

Мондый чараларның максаты: Яр Чаллы шәһәре халкының куллану белемнәрен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International