Кулланучыга кредитка алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибен аңлаттылар

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районы Базарлы Матак авылында «Строймаг» кибете кулланучылары өчен консультация өстәле үткәрде.

Чара вакытында сатып алучы, кредитка сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, аның хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 24 статьясына нигезләнеп аңлатмалар бирелде. Әлеге статьядан күренгәнчә, кредитка алынган сыйфатсыз товар кире кайтарылган очракта, кулланучыга товар өчен түләнгән акчалата сумма күрсәтелгән товарны кире кайтару көненә түләнгән күләмдә кайтарыла, шулай ук кредит бирү өчен түләү кире кайтарыла.

Әлеге нигезләмә законның 13 һәм 18 статьялары нормаларына тулысынча туры килә, анда сатучының, кулланучыга тиешле сыйфатсыз товар саткан очракта, кулланучыга мондый товар сату белән бәйле рәвештә барлыкка килгән барлык зыянны түләтү буенча бурыч формасында җаваплылыгы билгеләнгән.

Бу очракта кулланучының югалтулары ул сатучыга яки банкка түләгән процентлар булачак (товар сатып алу өчен кредит бирүчегә бәйле рәвештә), әмма монда кулланучы кредит килешүен бозу сәбәпле түләгән штраф санкцияләре кертелми.

Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International