Кулланучыларга буклетлар тарату буенча чара уздырылды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Глобус» сәүдә комплексы территориясендә чара үткәрделәр.

Белгечләр шәһәр кулланучылары белән очрашты. «Глобус» сәүдә комплексы сатып алучылары кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе; конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычлары; сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр белән проблемаларны хәл итү; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмашу мәсьәләләре буенча бушлай консультация алдылар. Кулланучыларга РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары, шулай ук Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатылды.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды:

- «Банк карталарыннан акча урлаучы алдакчылардан үзеңне ничек сакларга»;

татар телендә буклетлар:

- «Алыштырырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге»;

- «Иминиятлештерү өчен заемчының акчасын кайтаруга хокукы: Россия Банкы анлатмасы».

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр кулланучылар буларак үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия телефонына (88552): 71-43-03 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International