Максат – кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемне арттыру

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан Мамадыш муниципаль районында «Свежий хлеб» кибете хезмәткәрләре белән куллану, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү буенча чара үткәрелде.

Хезмәткәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара барышында, әгәр товар тиешле сыйфатта булмаса, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү вакыты турында сораулар аңлатылды. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Чара кысаларында Кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды:

- «Дәгъваны ничек дөрес төзергә»;

- «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы»;

- «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары»;

- «Интернет-сатып алулар».

Әлеге чараларның максаты - халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты проблемасына юнәлтү генә түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемнәрен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International