Кизү тору барышында гражданнарга консультацияләр бирелде

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Кулланучыларның күбесе үз тәҗрибәләрендә кулланучы хокукларын яклаучы законның барлыгын белү яки законнан аерым өзекләрне уку гына җитми, үз хокукларын закон нигезендә яклау механизмына ия булу кирәклегенә инандылар.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә авылының кече базарында кизү тору  барышында кулланучылар белән фикер алышты.

Чара барышында халык кулланучылар Законында нинди хокуклар бирелгәнлеге турында мәгълүмат кына түгел, ә конкрет мисалларда кулланучылар мәсьәләсен үзләре хәл итәргә тырышып, нәрсә эшләргә кирәклеге һәм нәрсә эшләмәскә кирәклеге турында да белделәр. Белгеч чара барышында яңгыраган барлык сорауларга җавап бирде.

Чара территориаль органның адреслары һәм контакт телефоннары белән мәгълүмати – белешмәлекләр, буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International