Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Галамаркет» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, сатучы һәм кулланучының хокукларын һәм бурычларын аңлату мәсьәләләре буенча күчмә чара үткәрделәр.
Белгечләр кибет хезмәткәрләренең кулланучылар дәгъваларын, аларны канәгатьләндерү срокларын карау белән бәйле сорауларына җавап бирделәр, кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрнең конкрет мисаллары каралды, кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнарга сылтама белән килеп туган ситуацияләрне чишү вариантлары һәм юллары аңлатылды. Шулай ук Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары аңлатылды.
Күчмә чара барышында сатып алучыларга «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 71-43-03. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды:
- «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге турында»;
- «Парфюмерия-косметика продукциясен маркировкалау турында»;
- «Товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) кимчелекләрне ачыклаганда кулланучылар хокуклары турында»;
- «Банк карталарыннан акча урлауда алдакчылардан үзеңне ничек сакларга?».
Мондый чаралар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.