Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Добреев» сәүдә объекты сатучылары өчен укыту семинары үткәрде.
Сатучыларга һәм кулланучыларга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар таратылды.