Камчатка уылдыгы һәм балыгы

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә кунаклар һәм шәһәр халкы күптән яратып өлгергән төрле ярминкәләр үткәрү традициягә керде. Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «GREEN» сәүдә үзәгендә уза торган «Камчатка уылдыгы һәм балыгы» дип аталган ярминкәләрнең берсендә булдылар.

Ярминкәдә җаның теләгән яңа тотылган балыкның киң ассортименты тәкъдим ителә: патша балыгы, нерка, чавыча, ак балык, омуль һәм, әлбәттә, яңа бөртекле уылдык. Балык продукциясе кайнар, салкын төтенле һәм аз тозлы формада эшкәртелеп тәкъдим ителә. Шәһәр халкы һәм кунаклары үзләре яраткан балык сортларын татып карый һәм сатып ала алды. Биредә бары тик югары сыйфатлы әйберләр генә тәкъдим ителә. Белгечләр халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр. Ярминкәгә килүчеләрнең берсе дә битараф калмады, анда булган һәркем уңай эмоцияләр һәм сатып алулар белән китә. Бүлек белгечләре ярминкә үткәрү территориясендә консультация пункты оештырды. Ярминкәгә килүчеләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар. Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International