«УПП АОИ» ҖЧҖ филиалында кизү тору үткәрделәр

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре инвалидлар эшли торган Әлмәт шәһәрендә, Сөләйманова урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан «Әлмәт район инвалидлар җәмгыятенең уку-җитештерү предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалында кизү тору үткәрделәр. Авыруларына карамастан, алар актив тормыш позициясен алып баралар, газеталар укыйлар, үз хокуклары белән кызыксыналар.

Катнашучыларга РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән яклана дип сөйләделәр. Мәсәлән, чәчтарашханәдә уңышсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, ничек эш итәргә кирәклеге аңлатыла; әгәр аяк киеме яки кием зурлыгы буенча туры килмәсә; әгәр товарда җитешсезлек ачыкланса нишләргә кирәклеге; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда кире кайтарырга мөмкин икәнлеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International