«Ильмаз» кибетендә семинар-уку узды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Шәхси эшмәкәр И.Г. Нотфуллинның «Илмаз» сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре сатучылар һәм хуҗалык итүче субъект өчен укулар үткәрде.

Чара барышында сәүдә кагыйдәләре, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Хезмәткәрләр сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, товарларда мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу турында консультация алдылар.

Кулланучы белән сатучы арасындагы конфликтлы хәлләрне чишү мәсьәләләре каралды.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International