Узган ял көннәрендә Алексеевск бистәсендә «Алексеевские перезвоны - 2023» XXI кыңгырау чыңы фестивале узды.
Рус православие мәдәнияте бәйрәме хач кылуның 1035 еллыгына багышланган. «Алексеевские перезвоны» фестивале чын мәгънәсендә гомумроссия фестивале булды. 5,5 меңгә якын кеше Собор мәйданында кыңгырау чыңлатуларын тыңларга, мастер-классларда катнашырга һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә җыелган иде.
Кыңгырау эшенең осталыгын күрсәтергә Россиянең һәм Белоруссиянең төрле төбәкләреннән 32 катнашучы килде.
Чарада республиканың Алексеевск һәм Әлки районнарының кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары актив катнашты.
Фестиваль барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә консультация ярдәме күрсәтелде, товарлар, җәмәгать туклануы продукциясен сатып алуда хокуклар һәм бурычлар аңлатылды, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә рус һәм татар телләрендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.