Балтач шәһәрендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәрчегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр. Шунда ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә шәһәр җирлеге белгечләре өчен семинар-уку уздырылды.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде һәм законнарга туры китереп сорауларга җаваплар бирелде.

Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары тарату белән үрелеп барды.

Территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан сәүдә кагыйдәләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International