Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез калган гражданнарның бизнес планнарын карау буенча эксперт комиссиясе утырышында катнашты.
Утырыш барышында булачак эшмәкәрләр белән очрашу уздырылды, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча закон нормалары аңлатылды. Очрашу ахырында кулланучылар өчен мәгълүмат белән буклетлар таратылды.