Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәр И. М. Әхмәтовның «Талисман» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде (Балтач районы).
Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм кибет эшчәнлегенә турыдан-туры кагылышлы сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе һәм аларны сату режимы турында мәгълүмат бирелде.