Шәхси эшмәкәр Н.Н. Тимергалиевның кибетендә укулар уздырылды

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Кукмара районында үз эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр Тимергалиев Н.Н. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде. Продукциянең сыйфаты, тиешле сыйфатлы товарлар алмашу һәм кулланучы өчен почмакка мәгълүмат урнаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Чара барышында тиешле мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International