Дустанә шартларда очрашу узды

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә белгечләр һәм ял итүчеләре белән очрашулар оештыруны дәвам итә.

Белгечләр ачкан мәгълүмат тыңлаучылар тарафыннан зур кызыксыну уятты.  Кеше тормышының төрле өлкәләреннән күп кенә кызыклы моментлар яңгырады, бу исемлектә шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр дә бар. Тыңлаучылар РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары белән таныштылар, куллану өлкәсе мәсьәләләрен тикшерделәр һәм фикер алыштылар. Торак-коммуналь хезмәтләр, финанс куркынычсызлыгы, кулланучыларның экологик чиста товарларга һәм хезмәтләргә күчү мөмкинлекләре турындагы мәсьәләләрне карадылар.

Очрашу ахырында ял итүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар алдылар, шулай ук «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр алдылар: (88552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International