Лениногорскида ишегалды бәйрәме узды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Август аенда Лениногорск шәһәрендә ишегалды бәйрәмнәре башлана, аларны шәһәрнең барлык хезмәтләрен чакырып, иҗтимагый үзидарә территориаль органнары (ТОСы) үткәрә. Мондый чараларда төрле яшьтәге гражданнар төрле сораулары белән җыела, алар арасында кулланучылар буларак хокуклары бозылганнар да бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова әлеге чарада катнашты, кулланучыларны Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча белгечкә мөрәҗәгать иткән һәркем тулы җаваплар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат белән басма материаллар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International